2009 елның апрелендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәве

2009 елның 10 апреле, җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып республика башкарма хакимияте органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алу тора. Татарстан Республикасы норматив хокукый актларын дәүләт теркәвенә алуны һәм реестрын алып баруны гамәлгә ашыру башкарма хакимият органнары тарафыннан чыгарыла торган актларның законлылыгын тәэмин итә. Дәүләт теркәвенә тәкъдим ителгән һәр норматив хокукый актның законнарга тәңгәллеге тикшерелә.
2009 елның апреленең беренче декадасында республиканың башкарма хакимият органнары тарафыннан Республиканың Юстиция министрлыгына 17 акт тапшырылды. Алар исәбеннән һәм моңарчы тапшырылган актлар исәбеннән 7 акт теркәлде һәм реестрга кертелде. Бу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Ветеринария баш идарәсе, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы боерыклары, Татарстан Республикасының тарифлар буенча Комитеты Идарәсенең ике карары.
Теркәлгән боерыклар исәбеннән шулай ук “Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын оештыру һәм алып бару тәртибе турында Аңлатмаларны раслау хакында” 31.03.2009 елдагы 01-02/70 номерлы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы карары да керә.
Әлеге боерык “Татарстан Республикасының  муниципаль норматив хокукый актлары регистрын оештыру һәм алып бару чаралары турында” 27.02.2009 елдагы ПУ-107 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указының 2 пунктын гамәлгә ашыру йөзеннән эшләнде.
Боерык белән расланган Аңлатмалар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына тапшыру өчен муниципаль норматив хокукый актларны сайлап алуда җирле үзидарә органнарына хокукый ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Боерык рәсми бастырып чыгару чыганакларында дөнья күрде һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтындагы “Норматив документлар” бүлегендә урнаштырылды. 
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International