“Төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын саклау турында” закон эшләнә

2009 елның 13 апреле, дүшәмбе
Татарстан Республикасының Дәүләт Советында “Төнге вакытта гражданнарның тынычлыгын саклау турында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләү буенча эшче төркем оештырылды. Аның составына Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтләнгән вәкил Р.Г.Вагыйзов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук саклау комитеты рәисе урынбасары Р.Г.Ногманов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе А.А.Ощепков, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Оештыру идарәсенең Законлылык һәм хокук саклау Комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсенең структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре керде. Эшче төркемне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм тәртип саклау комитеты рәисе Ш.Ш.Яһудин җитәкләде.
Бүген төркемнең беренче утырышы үткәрелде. Анда закон проекты турында фикер алышу булды. Закон проекты концептуаль яктан хуплау тапты. Эшче төркем әгъзалары эшләнгән проект нигезләмәләрен өйрәнделәр һәм аның текстына үзләренең искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен кертергә тиешләр. Эшче төркем әгъзалары белән беррәттән закон проекты турындагы әңгәмәдә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяровта катнашты. 
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International