Тукай муниципаль районында күчмә кабул итү

2009 елның 13 апреле, дүшәмбе
Узган атнада Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ә.Б. Сираҗетдинов Татарстан Республикасының Тукай муниципаль районында гражданнарны күчмә кабул итүне үткәрде. Кабул итүгә килгән гражданнар аларны кызыксындырган сораулар буенча юридик консультация алдылар. Аерым алганда, Синько В.А. – инвалидлык буенча пособие буенча, Сафиуллин М.М.- торак мәсьәләсе буенча, шулай ук “Круглое поле” поселогында яшәүчеләр-ут өчен акча түләтү һәм башкалар турында мәгълүмат алдылар. Кабул итү барышында гражданнар тарафыннан куелган кайбер мәсьәләләр район администрациясе вәкилләре белән урында ук хәл ителде.
Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы нигезендә, республиканың район һәм шәһәләрендә күчмә кабул итү гражданнарны күчмә кабул итү графигы белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан ай саен үткәрелә.
Планлаштырылган күчмә кабул итүләр турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Хөкүмәте Порталының Юстиция министрлыгының рәсми Субпорталында урнаштырыла, шулай ук үткәреләсе шәһәр яки районның массакүләм мәгълүмат чараларында кабул итүнең үткәрелү вакыты, көне, урыны турында мәгълүмат дөнья күрә.
Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнар мөрәҗәгатьләрендә куелган сорауларга аңлатмалар һәм җаваплар алалар.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International