Балигъ булмаган балаларга һәм эшсез гражданнарга матди ярдәм күрсәтү турында

2009 елның 14 апреле, сишәмбе
2009 елның 3 мартында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры “2009 елда вакытлыча эшкә урнаштыру чорына балигъ булмаган балаларга һәм эшсез гражданнарга  матди ярдәм күрсәтү күләмнәре турында” боерыкка кул куйды. Югарыда әйтелгән боерык нигезендә 14-18 яшьтәге балигъ булмаган балаларга, беренче тапкыр эш эзләүче 18-20 яшьтәге эшсезләргә, җәмәгать эшләрендә катнашучы яисә эш эзләүдә авырлыклар кичерүче эшсез гражданнарга вакытлыча эшкә урнаштыру чорына матди ярдәм күрсәтелә.
2009 елга матди ярдәм аена җан башына (балигъ булмаганнарны исәпкә алмаганда, алар өчен пособие күләме ике тапкырга кимрәк) эшсезлек буенча ике минималь пособие күләмендә билгеләнгән. Федераль законнар нигезендә 2009 елда эшсезлек буенча минималь пособие күләме 850 сум тәшкил итә. Боерык Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2009 елның 25 мартында 520 номеры белән теркәлгән.
 
Гарант компаниясе материллары буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге тарафыннан әзерләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International