Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс

2009 елның 14 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык аппаратында, шулай ук Казан шәһәренең Совет районы, Татарстан Республикасының Зеленодольск районы һәм Зеленодольск шәһәре, Татарстан Республикасының Менделеевск һәм Зәй районнарының җәмәгать судьялары аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләп торуга конкурс узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлекне оештыру департаментының Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм контольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс сайлавы буенча тавыш бирү үткәрелде.
Сайлаулар нәтиҗәсе буенча твыш бирүдә катнашкан конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Сафиуллина Гөлнара Рәис кызы конкурсның җиңүчесе дип танылды.
Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьясы аппаратының 8 номерлы суд участогының суд утырышы секретаре Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурста 3 кандидат катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Бахтеева Инна Евгеньевна конкурсның җиңүчесе дип танылды.
Зеленодольск районы һәм Зеленодольск шәһәре җәмәгать судьясы аппаратының 6 номерлы суд участогының суд утырышы секретаре Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Булатова Эльмира Әксән кызы конкурсның җиңүчесе дип танылды.
Конкурс комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе вакант вазыйфасын биләп торуга конкурс сайлавы буенча тавыш бирү узды.
Сайлаулар нәтиҗәсе буенча тавыш бирүдә катнашкан конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Евченко Инна Геннадьевна конкурсның җиңүчесе дип танылды.
Татарстан Республикасының Менделеевск районы җәмәгать судьялары аппараты консультанты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты. Конкурс комиссиясе карары белән Нәбиев Денис Марат улы конкурсның җиңүчесе дип танылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында Татарстан Республикасының Зәй районы җәмәгать судьялары аппараты консультанты вакант вазыйфасын биләп торуга конкурс сайлавы буенча тавыш бирү үткәрелде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, тавыш бирүдә катнашкан конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Никишина Альбина Рафид кызы конкурсның җиңүчесе дип танылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының закон проектлары белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе, шулай ук Казан шәһәренең Яңа Савин районы җәмәгать судьясы аппаратының 8 номерлы суд участогының суд утырышы секретаре вакант вазыйфасын биләп торуга конкурс икенче кандидат булмау сәбәпле үткәрелмәде.
  
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International