Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округларында хокук бозуларны профилактикалау эшен комплекслы тикшерүгә әзерлек турында

2009 елның 15 апреле, чәршәмбе
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты эшче төркемнәренең эш планы нигезендә 2009 елның 20 апреленнән алып 24 апрельгә кадәр эшче төркем әгъзалары Казан һәм Яр Чаллы шәһәр округларында хокук бозуларны профилактикалау буенча эш торышын өйрәнергә керешәчәкләр.
План-бурыч нигезендә хокук бозуларны профилактикалау эшен комплекслы тикшерүне үткәрүнең максаты булып 2007-2010 елларга Татарстан Республикасында хокук бозуларны профилактикалау буенча Комплекслы программаны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту һәм тикшерү барышында ачыкланган кимчелекләрне бетерүдә гамәли ярдәм күрсәтү тора.
Эшче төркемгә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре генә түгел, шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең баш идарәсе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре дә керделәр.
Тармак министрлыклары вәкилләре муниципаль берәмлекләрдә хокук бозуларны профилактикалау эшенең оештырылуын комплекслы рәвештә: һәркайсы үз эшенең юнәлеше буенча расланган мәсьәләләр исемлеге нигезендә өйрәнәчәкләр.
Кичә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры Ведомствоара комитетның төркем җитәкчесе М.М.Корманов эшче төркем әгъзаларына инструктаж үткәрде. Юстиция министры Яр Чаллы шәһәрендә хокук бозуларны профилактикалау буенча эш торышын өйрәнүче катнашучылар төркемен җитәклиячәк, икенче төркемне (Казан шәһәрендә) Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе җитәкчесе Р.А.Галимбеков урынбасары җитәклиячәк. 20 апрельдә ике төркем дә эшләрен башлаячак. Тикшерү нәтиҗәләре турында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының чираттагы утырышында фикер алышачаклар.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International