Бәйсез экспертларның аккредитация алу тәртибе билгеләнде

2009 елның 16 апреле, пәнҗешәмбе
2009 елның 31 мартындагы 92 номерлы Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы боерыгы нигезендә Норматив хокукый акт проектын һәм бүтән документларны коррупциячелеккә экспертиза үткәрүгә вәкаләтләнгән бәйсез экспертлар сыйфатында юридик һәм физик затларны аккредитацияләү нигезләмәсе расланды.
 Норматив хокукый акт проектлары аларда коррупцияне ачыклау максаты белән экспертиза узалар. Экспертизаны бәйсез экспертлар сыйфатында аккредитацияләнгән юридик һәм физик затлар үткәрәләр. Бәйсез экспертларга куелган уртак таләпләрне искә төшерик: югары белемле һәм белгечлеге буенча 5 елдан да ким булмаган эш тәҗрибәсе булу (физик затлар өчен), оешма штатында өч шундый эксперт булу (юридик затлар өчен). Документ проектын эшләүдә катнашучылар бәйсез экспертлар була алмыйлар.
Аккредитация алу өчен Россиянең Юстиция министрлыгына гариза бирелә. Аңа бер төркем  документлар өстәлә.
Аккредитацияләү (аны бирмәү) турында карар 20 эш көне эчендә кабул ителә.
Гариза бирүче билгеләнгән таләпләргә җавап бирмәгән яисә кирәкле документларны тапшырмаган (тиешенчә тутырмаган) очракта бәйсез эксперт сыйфатында аккредитация алу гаризасы кире кагылырга мөмкин.
Шәһадәтнамә аккредитацияне таныклаучы документ булып тора.
Аккредитация алу өчен, шул исәптән шәһадәтнамә биргән өчен акча түләү каралмаган.
Аккредитациядән үз теләге белән баш тарткан яисә ике елдан артык эспертиза үткәрелмәгән очракта аккредитация юк ителә.
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында 2009 елның 6 апрелендә 13690 номеры белән теркәлде.
 
www.garant.ruсайты материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International