Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы теркәлгән оешмалар турында физик һәм юридик затларга мәгълүмат бирү Регламентын раслады

2009 елның 18 апреле, шимбә
2009 елның 31 мартындагы 89 номерлы Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы боерыгы нигезендә теркәлгән оешмалар турында физик һәм юридик затларга мәгълүмат бирү буенча Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт функциясен башкаруның Административ регламенты расланды.
Административ регламент Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының үзәк аппараты, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының территориаль органнары тарафыннан
Теркәлгән коммерцияле булмаган оешмаларның ведомство реестрыда;
милли мәдәни автономияләр реестрында;
халыкара оешмаларның һәм чит илләрнең коммерцияле һәм хакимиятнеке булмаган оешмаларның филиаллары һәм вәкиллекләре реестрында;
чит илләрнең Россия Федерациясендәге дини оешмаларның вәкиллекләре реестрында;
Россия Федерациясендә казак җәмгыятьләренең дәүләт реестрында үзләре турында мәгълүмат булган коммерцияле булмаган оешмалар, филиаллар һәм чит илләрнең коммерцияле һәм хакимиятнеке булмаган оешмалар (алга таба теркәлгән оешмалар) турында мәгълүматны физик һәм юридик затларга бирү тәртибен билгели.
14.12.2006 елдагы 362 номерлы Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы боерыгы нигезендә расланган алдагы Регламент көчен югалтты.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International