Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары Регистрын оештыру һәм алып бару тәртибе турында

2009 елның 17 апреле, җомга

2009 елның 31 мартындагы 1-02/70 номерлы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы боерыгы нигезендә Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары Регистрын оештыру һәм алып бару тәртибе турында Аңлатмалар расланды.

Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары Регистрына вазифаи затлар һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан кабул ителгән (бастырылган) гамәлдәге барлык муниципаль норматив хокукый актлар, шулай ук җирле референдумда (гражданнар җыенында) кабул ителгән, хокукый актлар рәвешендә рәсмиләштерелгән карарларны кертелергә тиеш.

Муниципаль норматив хокукый актлар аларны кабул иткәннән соң 10 эш көне эчендә моңарчы кабул ителгән актлар 2009 елның 1 июленә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына тапшырыла. Кабат кабул ителә торган муниципаль хокукый актларны рәсми бастыру (халыкка игълан итү) чыганаклары һәм даталары турында мәгълүматлар Регистрга кертү өчен актлар бастырылып чыккач 15 көннән дә соңга калмый тапшырыла. Шулай ук министрлыкка өстәмә мәгълүмат юнәлдерелә (муниципаль норматив хокукый актларны дәгъвалау эшләре буенча суд актлары; Муниципаль норматив хокукый актлары Татарстан Республикасы Конституциясенә тәңгәллеген тикшерү эшләре буенча Татарстан Республикасы Конституция суды карарлары һәм билгеләмәләре; монополиягә каршы органнарының федераль законнарга каршылыклы актларны бетерү яки үзгәртүләре турында җирле үзидарә органнарына адресланган билгеләмәләре һәм башкалар)

Муниципаль норматив хокукый актлар ике нөсхәдә расланган копиядәге кәгазь төрдә һәм машина укый алырлык электрон төрдә  яки электрон почта буенча элемтә каналлары аркылы Татарстан Республикасы  норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең күзәтчелек итүче белгечләре адресына юнәлдереләләр. Документаль төрдәге Регистрның нигезе булып Регистрга кертелгән актлардан торган муниципаль норматив хокукый акт эшләреннән һәм аңа өстәмә мәгълүматтан формалашучы архив фонды тора. Дело муниципаль норматив хокукый актларның теркәлү номерлары үсү тәртибендә еллар буенча саклана.  Регистрдан мәгълүматлар дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, гражданнар һәм оешмаларның язма мөрәҗәгатьләре буенча бер ай эчендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан бирелә. Мәгълүматлар гариза бирүче теләге буенча кәгазь яки электрон төрдә бирелергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2009 елның 1 апрелендә 528 номеры белән теркәлгән.

Татарстан Республикасының муниципаль норматив хокукый актлары Регистрын оештыру һәм алып бару тәртибе турында Аңлатмаларның тулы тексты белән танышырга

 

“Гарант” компаниясе материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International