Җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә өстенлек бирмәгән өчен штрафны арттыру турындагы закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан икенче укылышта кабул ителде. Тиешле төзәтүләр Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар Кодексына кертелә.
Закон проекты җәяүлеләргә юл хәрәкәтендә яки юл хәрәкәтендәге бүтән катнашучыларга өстенлек бирмәгән өчен административ җаваплылыкны көчәйтә. Әлеге хокук бозу өчен штраф 800 сумнан алып 1000 сумга кадәр күләмдә билгеләнә ( хәзер кисәтү яки 100 сум күләмендәге штраф).
Шулай ук закон проекты балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен штраф күләмен 5 тапкыр -100 сумнан 500 сумга кадәр арттыра.
Моннан тыш, транспорт чараларын җәяүлеләр юлында туктаткан яки туктауга куйган өчен, яисә транспорт чараларын җәяүлеләр юлында туктату яки туктауга кую кагыйдәләрен җәяүлеләр хәрәкәтенә киртәләр тудыру сәбәпчесе булырлык итеп бозган өчен кисәтү яки 300 сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә җәза билгеләнә (хәзер-кисәтү яки 200 сумнан алып 300 сумга кадәр штраф).
Җәяүле яки башка зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен кисәтү яки 200 сум күләмендә административ штраф салу билгеләнә (хәзерге вакытта кисәтү яки 100 сум күләмендәге штраф).