Апас муниципаль районында күчмә кабул итү

2009 елның 20 апреле, дүшәмбе
Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы белән гражданнарны күчмә кабул итү графигы нигезендә, Татарстан Республикасының Апас муниципаль районында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының эшләр идарәчесе С.А.Брусов катнашында гражданнарны күчмә кабул итү оештырылды.
Кабул итүгә килгән гражданнар төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр. Аерым алганда, Шиһапова Н.Х. картлык буенча пенсияне яңадан исәпләү өчен документларны торгызу гаризасы белән мөрәҗәгать итте, Миңнебаева А.Г. Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашучының әнисе буларак ай саен акча алуда ярдәм күрсәтүләрен сорады. Кабул итү вакытындагы мөрәҗәгатьләрнең берсе коммуналь фатирны хосусыйлаштыру  иде. Соңгы вакытта Министрлык җитәкчеләренә үзләренең туганнары өстеннән милекне бүлү мәсьәләләре һәм башка милек бәхәсләре булган шикаятьләр белән мөрәҗәгать итә башладылар.
Мөрәҗәгать иткән барлык гражданнар телдән консультацияләр алдылар, ә кайбер мөрәҗәгатьләргә Министрлык белгечләре тарафыннан язма җаваплар биреләчәк. Кабул итү барышында гражданнар тарафыннан куелган кайбер мәсьәләләр район администрациясе вәкилләре белән урында ук хәл ителде.
Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгы белән гражданнарны күчмә кабул итү графигы нигезендә, республиканың район һәм шәһәрләрендә гражданнарны күчмә кабул итү  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан ай саен үткәрелә.
Планлаштырылган күчмә кабул итүләр турындагы мәгълүмат Татарстан Республикасы Хөкүмәте Порталының Юстиция министрлыгының рәсми Субпорталында урнаштырыла, шулай ук үткәреләсе шәһәр яки районның массакүләм мәгълүмат чараларында кабул итүнең үткәрелү вакыты, көне, урыны турында мәгълүмат дөнья күрә.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International