Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыныж Экспертлар советы утырышында
2009 елның 21 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Экспертлар советы утырышы узды. Анда 4 федераль закон проекты һәм берничә республика законы проектлары тикшерелде. Барлык закон проектлары Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан хупланды.
Аерым алганда, түбәндәге федераль закон проектлары тикшерелде һәм хупланды:
“2004-2010 елларга Татарстан Республикасы торак-коммуналь комплексын үзгәртеп кору һәм модернизацияләү программасын раслау турында” 11.12.2004 елдагы 65-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (эшләүче - Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы);
“Муниципаль милектә булган милекне чикләү белән бәйле мәсьәләләрне чишү тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында” (эшләүче - Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы);
“Гражданнарның ала алырлык һәм бушлай мәктәпкәчә, башлангыч урта, төп урта, урта (тулы) гомуми белем, шулай ук 2009 елга Татарстан Республикасының гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә белем алу хокукларынның дәүләт гарантияләрен тәэмин итүгә финанс чыгымнарынормативларын раслау турында” (эшләүче - Икътисадый-социаль тикшеренүләр үзәге);
“Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (эшләүче – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы);
“Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты (эшләүче - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы) шулай ук хупланды, ләкин Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Ю.З.Камалтынов тәкъдиме буенча әлеге закон проектын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертмәү карары кабул ителде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге