Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы “Без булдырабыз” исемле хәйрия акциясенә кушылды

2009 елның 21 апреле, сишәмбе
Республикада “Без булдырабыз” исемле хәйрия акциясе башланды. Акциянең төп максаты булып акцияне үткәрүдән кергән акчаларны Балаларны халыкара яклау көненә багышланган һәм ятим балаларга, инвалид балаларга, күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән хәйрия чараларын үткәргәндә файдалану өчен акча җыю тора.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында хезмәт коллективы җыелышы узды. Анда Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров “Без булдырабыз” акциясенең башлануы турында хәбәр итте. “Без булдырабыз” акциясе кысаларында “Дети” SMS-акциясе башланды. Сергей Николаевич акциянең барлык министрлыклар һәм ведомстволар тарафыннан үткәрелүе турында сөйләде һәм Министрлык хезмәткәрләренә бер көнлек хезмәт хакын балаларга ярдәм фондына күчерү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ул Министрлык хезмәткәрләрен хәйрия акциясендә катнашырга җәлеп итү максаты белән гаилә әгъзаларына , дусларына һәм танышларына әлеге хәйрия чарасы турында сөйләргә чакырды.
Акциядә балалар язмышына битараф булмаган барлык кешеләр дә  катнаша ала: аның өчен бары тик үзеңнең телефоныңнан 5075 махсус номерына “Дети” тексты белән SMS-хәбәр җибәрергә була һәм телефоннан күчерелгән акчалар медицина җиһазларына һәм уенчыкларга тотылачак.
Иганәне өй телефоныннан 8-140 номерына шалтыратып күрсәтергә була.
”1” клавишасына басып, хәйрия акциясе фондына сез 30 сум, “2” клавишасына басып-50 сум, ”3” клавишасына басып-100 сум күләмендә ярдәм күрсәтә аласыз.
“Без булдырабыз” исемле SMS-акцияне үткәрү турында тулы мәгълүмат Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Субпорталында урнаштырылган.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International