Торакны бушлай хосусыйлаштыру 2010 елның 1 мартында тәмамланачак һәм башка озайтылмаячак

2009 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
2010 елның 1 мартында тәмамланырга тиешле торакны бушлай хосусыйлаштыру вакытлары башка озайтылмаячак дип хәбәр итте граждан, җинаять, арбитраж, процессуаль законнар буенча дума комитеты башлыгы Павел Крашенинников.
“Безнең гражданнарның үз вакытында җитезлексезлеге һәм җирле хакимиятләрнең пик йөкләмәләргә әзерлексезлеге хосусыйлаштыру вакытлары ахырында хосусыйлаштыру вакытларын тагын 5 елга озайту сәбәбе булдылар. Ләкин әлеге вакытларны алга таба озайтмаячаклар. Башкача безгә аз керемле гражданнарга бирелә торган социаль торак фондын оештыру мөмкин булмыячак”,-диде Крашенинников. Хосусый милек хокукында гражданнарга торакны дәүләт тарафыннан масштаблы, дәвамлы бушлай бирүнең дөньяда аналоглары юк диде ул.
“Хәзерге вакытта гражданнар тарафыннан 80 проценттан артык торак урыннар хосусыйлаштырылган. Ләкин кайбер социаль торак яллаучылары үз торагын хосусый милеккә күчерергә өлгермәде. Бигрәк тә катлаулы хәл эре шәһәрләрдә күзәтелә”,-дип өстәде депутат.
Крашенинников үз торакларын хосусыйлаштырырга өлгермәгән гражданнар киләсе елның 1 мартына кадәр хосусыйлаштыру турында гаризаны бирергә тырышырга тиешләр дип саный.
“Ә муниципаль һәм теркәүче органнарга килгәндә, алар төрле күләмдәге кирәкле документларны кабул итүне тәэмин итәргә тиешләр. Моның өчен кабул итү пунктлары санын арттырырга һәм аларның эш вакытларын озайтырга кирәк”,- дип саный дума комитеты башлыгы.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International