Дәүләтнеке булмаган пенсияне билгеләү шартлары турында

2009 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе
2009 елның 6 апрелендәге 201 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә “Татарстан Республикасының бюджет өлкәсендәге аерым хезмәткәрләрне дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итү турында” 30.12.2004 елдагы 584 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәртү кертелгән.
Югарыда күрсәтелгән карар нигезендә дәүләтнеке булмаган пенсияне билгеләү шартлары кертелде.
Дәүләтнеке булмаган (өстәмә) пенсияләр Татарстан Республикасының бюджет өлкәсе оешмалары хезмәткәрләренә билгеләнә (“Россия Федерациясендә дәүләт пенсиясен тәэмин итү турында" 2001 елның 15 декабрендәге 166-ФЗ номерлы Федераль закон, шулай ук муниципаль һәм дәүләт граждан хезмәте турында законнар нигезендә пенсияләр белән тәэмин ителә торган хезмәткәрләрдән тыш). Россия Федерациясенең пенсия законнары нигезендә картлык буенча хезмәт пенсиясенә, шул исәптән картлык буенча алдан билгеләнә торган дәүләт пенсиясенә хокукы булган, 2007 елның 1 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасының бюджет өлкәсе оешмасы белән хезмәт шартнамәсен туктатучы һәм 2007 елның 1 гыйнварыннан соң республиканың бюджет өлкәсе оешмасына яңадан эшкә урнашучы хезмәткәрләргә хезмәт шартнамәсен туктаткан очракта дәүләтнеке булмаган пенсия билгеләнми.
2009 елның 1 гыйнварыннан алып 2011 елның 31 декабренә кадәрге вакыт арасында хезмәт шартнамәсен туктатканда пенсия соңгы эш урынында хезмәт стажы 5 елдан ким булмаганда һәм оешмадан хезмәткәрнең хезмәт шартнамәсен туктаткан вакытына Татарстан Республикасы бюджеты өлкәсе оешмасында хезмәтнең гомуми стажы хатын кызлар өчен-20 елдан ким, ә ир-атлар өчен-25 елдан ким булмаганда билгеләнә.
Үзгәртүләр кертү нигезендә автоном учреждениеләрнең хезмәткәрләре Татарстан Республикасының бюджет өлкәсендәге аерым хезмәткәрләрне дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин итү турында Нигезләмәсендә бюджет өлкәсендәге оешмаларның хезмәткәрләре өчен билгеләнгән нигезләрдә һәм шартларны саклаганда дәүләтнеке булмаган пенсия белән тәэмин ителүгә хокуклы.
 
“Гарант” компаниясе материаллары буенча  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International