Муниципаль берәмлекләр башлыкларын отставкага җибәрү турында закон проектына яңа төзәтмәләр әзерләнде

2009 елның 24 апреле, җомга
Җирле үзидарә органнары буенча Дәүләт думасы комитеты “Россия Федерациясендә җирле үзидарә органнарының гомуми принциплары турында”( муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары контроль функцияләрен киңәйтү өлешендә) федераль закон проектын тикшерде.
Закон проекты икенче укылышка әзерләнде.
Закон чыгару инициативасы берничә яңа кереш ниятли: муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары муниципаль берәмлек башлыгын отставкага җибәрергә, шулай ук муниципаль берәмлек башлыгының еллык отчетына лаек булырга хокукландырыла.  Үз чиратында аңа муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарында еллык докладларны эшләү бурычы йөкләтелә. Муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары, шулай ук регионның югары вазыйфаи заты да администрация башлыгын отставкага җибәрү процессының инициаторы булырга мөмкин. Ләкин җирле администрация башлыгын отставкага җибәрү турында килешү бары тик вәкиллекле орган тарафыннан гына кабул ителергә мөмкин.
Икенче укылышка 24 төзәтмә керде. Аның бишесе кабул ителергә тәкъдим ителә. Иң гамәли төзәтмәләрнең берсе муниципаль берәмлек башлыгын отставкага җибәрү өчен нигезне киңәйтә. Әгәр муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары ике тапкыр рәттән һәр еллык отчет нәтиҗәләре буенча муниципаль берәмлек башлыгының эшен кәнагатьләнерлек булмаган дип таныса, бу шулай ук башлыкны отставкага җибәрү өчен нигез булып торачак. Тагын бер мөһим төзәтмә муниципаль берәмлек башлыгын отставкага җибәрү турында сорау кабат муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары беренче тапкыр шундый инициативаны кире какканнан соң 2 ай үткәч куелырга мөмкин. Закон проектының беренче редакциясендә әлеге срок 1 айга тигез иде.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International