Юстиция министрлыгында хезмәт шимбәсе

2009 елның 25 апреле, шимбә
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында бинаны һәм территорияне җыештыру буенча традицион язгы өмә узды. Юстиция министрлыгының һәр хезмәткәре тәртип оештыруда үз өлешен кертте.
Министрлыкның хезмәткәрләре кыштан соң Юстиция министрлыгы бинасы эчендә һәм тышында, шулай ук терәлеп торган территориядә тәртип урнаштыру өчен берләштеләр. Эрегән кар астында, белгәнебезчә, һәр көнлек чуп-чар күренә башлый. Шуңа күрә ир-атлар кипкән үләннән һәм чирәмлектәге чуп-чардан арындылар. Алар чирәмлекне киртә белән тотып алдылар, урам яктагы баскычны һәм бинаның алгы өлешен юдылар, ишегалдын себерделәр һәм гаражда тәртип урнаштырдылар. Коллективның хатын-кызлары тәрәзәләрне юдылар, бүлмә гөлләре өчен юу көне оештырдылар һәм шкафларны, өстәлләрне һәм кабинетларны тузаннан арындырдылар.
Бөтенебез файдасына берничә сәгать тату бердәм эшләгәннән соң Юстиция министрлыгы бинасы үзгәрде һәм чистарып китте.
Язгы генераль җыештыру-Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының иң яхшы традицияләреннән берсе. Һәр елны хезмәткәрләр сүздә генә түгел, ә эштә дә урамны, терәлеп торган территорияне чистартып һәм бинаны эчтән кыш буенча җыелган тузаннан, шакшыдан һәм чүп-чардан арындырып чисталыкка һәм тәртипкә мәхәббәтләрен күрсәтәләр.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International