Дәүләт думасы социаль законнарны Иҗтимагый палата белән берлектә караячак

2009 елның 27 апреле, дүшәмбе
24 апрельдә Дәүләт Думасы депутатлары Дәүләт Думасы Регламентына үзгәрешләр кертү турында ике карар кабул иттеләр.
“Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасы Регламентының 123 һәм 125 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” беренче Карар кабул ителә торган законнарның гамәлгә ашырылу нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән. Эш шунда еш кына законга ярдәмче норматив хокукый актларның-Хөкүмәт, төрле министрлыклар һәм ведомстволар карарлары- юклыгы аркасында законнарның гамәлгә ашырылуы сизелерлек тоткарлана. Шуның белән бәйле рәвештә регламентта законның үзен кабул итү стадиясендә үк Дәүләт Думасына законга ярдәмче актларны кертү механизмын ныгытырга тәкъдим ителә.
Законнарны сайлап алу критериеләре билгеләнде. Аларга законга ярдәмче актлар алдан әзерләнәчәк. Алар гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү чараларын үз эченә алган законнар. Тиешле актларны әзерләү законны икенче укылышта кабул иткәннән соң гына гамәлгә ашырылырга тиеш. Дәүләт Думасы Советы тарафыннан өченче укылышта шундый закон проектын билгеләү бары тик Дәүләт Думасына төп норматив күрсәтмәләрне тәфсилләп бәян итүне һәм аларны кабул итү срокларын үз эченә алган тиешле норматив хокукый актларның проектларын РФ Хөкүмәтенә кертү турында мәгълүмат кергәннән соң гына мөмкин булачак.
Әлеге механизм законга ярдәмче норматив хокукый актларны вакытында кабул итәргә мөмкинлек бирәчәк һәм закон чыгару процессы барлык субъектларның җайга салынган эшен тәэмин итәчәк.
“Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасы Регламентының 27,118 һәм 140 статьяларына үзгәрешләр кертү турында” икенче Карар нигезендә Иҗтимагый палатаның Дәүләт Думасы утырышларында катнашырга мөмкинлеге артачак. Иҗтимагый палатаның вәкаләтле вәкилләренә пленар утырышта чыгыш ясарга рөхсәт ителүнең өч очрагы: әгәр фикер алышына торган закон проекты гражданнарның хокукларын һәм иреген чикләү белән бәйле булганда, Конституциягә төзәтүләр кертелгән очракта, закон проекты халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә кагылган очракта. Чыгыш ясау өчен аңа 5 минут вакыт бирелә. Иҗтимагый палатаның әлеге закон проектына бәяләмәсе булу мәҗбүри шарт булып тора.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International