Чикләр мәсьәләсе буенча эшче төркем утырышы

2009 елның 28 апреле, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр урынбасары-Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.Х.Вафин белән административ-территориаль берәмлекләр һәм муниципаль берәмлекләрнең, исемлеген һәм чикләрен аныклау, картография мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы узды.
Эшче төркем утырышында административ-территориаль берәмлекләрне, хезмәт әһәмиятенә ия пунктларны, вак авыл җирлекләрен, аерым торучы биналарны исәпкә алу торышы мәсьәләләре каралды. Алар буенча “Җир” Республика кадастр үзәгенең ААҖ баш инженеры Р.Р.Мерзакреев, күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең җир төзелеше һәм җирләр мониторингы бүлеге башлыгы А.Р.Мөлеков хәбәр итте. Эш белән бәйле кайбер мәсьәләләр турында фикер алышканнан соң эшче төркем әгъзалары административ-территориаль берәмлекләр һәм муниципаль берәмлекләрнең, исемлеген һәм чикләрен аныклау, картография мәсьәләләре буенча бердәм эшләрен дәвам итәчәкләр.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International