Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышында

2009 елның 28 апреле, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер–министрының беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы узды.
Ведомствоара комитет әгъзаларына карау өчен 9 закон проекты кертелде. Ведомствоара комитет әгъзалары законның 5 проектын хупладылар. Аерым алганда, федераль һәм республика законнарының түбәндәге проектлары каралды һәм хупланды: “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм фонды турында” федераль законның 15 сатьясына үзгәреш кертү хакында; “2004-2010 елларга Татарстан Республикасы торак-коммуналь комплексын үзгәртеп кору һәм модернизацияләү программасын раслау турында” 11.12.2004 елдагы 65-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында; “Элемтә турында” федераль законның 57 сатьясына үзгәрешләр кертү хакында; “Этил спирты, алкогольле һәм составына спирт кергән продукцияне җитештерү һәм аның әйләнешен дәүләт җайга салуы турында” федераль законның 11 һәм 20 сатьяларына үзгәрешләр кертү хакында; “Муниципаль милектә булган милекне чикләү белән бәйле мәсьәләләрне чишү тәртибе турында” Татарстан Республикасы Законының 1 сатьясына үзгәреш кертү хакында;
Калган 4 закон проекты эшләп бетерергә җибәрелде.    
 
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International