Сыйныф җитәкчесе функцияләрен башкарган өчен түләүдәге үзгәрешләр турында

2009 елның 29 апреле, чәршәмбе
2009 елның 20 апрелендә “Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль белем бирү учреждениеләренең педагогик хезмәткәрләренә сыйныф җитәкчесе функцияләрен башкарган өчен түләүне билгеләү турында” 18.01.2007 елдагы 12 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарына үзгәреш кертелде.
Кертелгән үзгәрешләр нигезендә сыйныф җитәкчесе функциясен башкарган өчен акчалата бүләкләү уку елы башында сыйныфтагы укучылар исәбеннән чыгып билгеләнә һәм уку елы барышында сыйныфтагы укучылар саны арту яки кимү белән бәйле рәвештә яңадан каралмый. Уку елы барышында белем бирү учреждениесе үзгәртеп оештырылган очракта сыйныф җитәкчесе функциясен башкарган өчен акча күләме үзгәртеп оештырудан соң сыйныфтагы укучылар саны исәбеннән чыгып билгеләнә.
Билгеләнгән акчалата бүләкләү белем бирү учреждениеләре укучыларына, анда тәрбияләнүчеләргә бирелә торган көзге, кышкы, язгы һәм җәйге каникуллар һәм педагогик хезмәткәрләрнең ел саен түләнә торган төп һәм өстәмә ял (отпуск) вакытлары белән туры килми торган вакыт, шулай ук санитар-эпидемиология, климат белән бәйле һәм башка сәбәпләр нигезендә укулар (уку процессы) үткәрелмәгән өчен исәпләнә.
Сыйныф белән җитәкчелек иткән өчен акчалата бүләкләү ел саен төп һәм өстәмә ял (отпуск) акчасын һәм файдаланылмаган отпуск өчен акчалата компенсация түләүләрен, шулай ук уку белән бәйле өстәмә отпуск акчасын исәпләгәндә, белем бирү учреждениеләренең төп эштән бүленеп квалификация күтәрү өчен өстәмә һөнәри белем бирү (квалификация күтәрү) учреждениеләренә җибәрелгән педагогик хезмәткәре артыннан төп эш урынында сакланып кала торган уртача хезмәт хакын билгеләгәндә,
вакытлыча эшкә яраксыз булу (шул исәптән вакытлыча эшкә яраксыз булуның беренче ике көне өчен), йөкле булу һәм бала табу буенча пособиене исәпләгәндә һәм уртача хезмәт хакын исәпләүнең башка очракларында исәпкә алына. 
 
www.Garant.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International