Югары Суд район һәм җәмәгать судьялары арасында судта каралырга тиешле бер төркем категориядәге эшләрне яңадан бүлүгә кагылышлы закон проектын әзерләде

2009 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
2009 елның 21 апрелендәге 9 номерлы Россия Федерациясе Югары суды Пленумы Карары нигезенә “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” Федераль законның 3 статьясына һәм Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 23 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын Дәүләт Думасына кертү карары кабул ителде.
“Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” Федераль законның 3 статьясына һәм Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 23 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 2008 елның 22 июлендәге 147-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә җәмәгать судьяларына туры килә торган йөкләнешне киметү максатында район судлары һәм җәмәгать судьялары арасында судта каралырга тиешле бер төркем категориядәге граждан эшләрен яңадан бүлү кертелде.
Бер үк вакытта Әлеге федераль закон ир белән хатын арасында бергә тапкан мөлкәтне бүлешү (Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 23 статьясындагы 1 өлешенең 3 пункты, “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” Федераль законның 3 сатьясындагы 1 пунктның 4 пунктчасы), шулай ук мөлкәти бәхәсләр буенча эшләр (Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 23 статьясындагы 1 өлешнең 5 пункты, “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” Федераль законның 3 статьясындагы 1 пунктының 6 пунктчасы) турындагы эшләрне тикшерү җәмәгать судьяларына тапшырылган һәм алар буенча дәгъва бәясе 100 мең сумга кадәр күләмдә билгеләнгән.
Тәҗрибә күрсәткәнчә, 2008 елның 22 июлендәге 147-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителү вакытыннан алып мөлкәти характердагы бәхәсләр буенча җәмәгать судьялары каравына килә торган эшләр саны дәгъва бәясен 100 мең сумга кадәр билгеләгәч артты. Ул җәмәгать судьяларының гомуми штат исәбен саклау максатларында бер җәмәгать судьясына туры килүче уртача айлык исәпләнгән йөкләмәнең шактый үсүенә китерде.
Дәгъва бәясе 50 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр булганда ир белән хатын арасында бергә тапкан милекне бүлү турында бәхәсләр буенча эшләр һәм милек бәхәсләре буенча эшләрнең чагыштырма үлчәме “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” Федераль законның 3 статьясына һәм Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 23 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 2008 елның 22 июлендәге 147-ФЗ номерлы Федераль закон көчкә ия булу вакытына җәмәгать судьялары тарафыннан каралган мөлкәт бәхәсләре буенча барлык эшләрнең 5,8 процентын тәшкил итә.
Әлеге эшләр буенча әйтелгән таләпләрнең предметы булып кыйммәткә ия милек, шундый бәхәсләрне чишү өчен кирәкле дәлилләрне җыю, хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре суд карарына кагылырга мөмкин булган барлык затларның эшләрендә катнашырга урнаштыру һәм җәлеп итү тора, шулай ук тәңгәл законнарның нормаларыннан файдалану җәмәгать судьялары өчен бик авыр булып санала.
Граждан эшләренең әлеге  категорияләре буенча статистик мәгълүматлар анализы җәмәгать судьялары тарафыннан карала торган милек характерындагы бәхәсләр буенча эшләрнең саны арту аркасында китерелгән вакыйга 2008 елның икенче яртысында бер җәмәгать судьясына йөкләтелгән йөкләмәнең уртача 23,6 эшкә яки 26 процентка артуы җирлегендә төзелә дигән нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Җәмәгать судьяларына йөкләмәне арттыру суд тикшерүе вакытларын бозуны китереп чыгара.
Җәмәгать судьяларына йөкләтелгән гомуми йөкләмәләрне киметү максатларында аларның компетенциясенә 50 мең сумнан да артмаган дәгъва бәясендә ир белән хатын арасында бергә тапкан мөлкәтне бүлү эшләре шулай ук мөлкәти бәхәсләр буенча эшләрне кертергә тәкъдим ителә.
Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 23 статьясындагы 1 өлешенең 4 пункты, “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” Федераль законның 3 статьясындагы 1 пунктының 5 пунктчасы балалар турындагы бәхәсләр буенча төрле эшләрнең җәмәгать судьялары тарафыннан каралудан алынуы турындагы нигезләмә белән тулыландырыла. Әлеге аңлатма балалар турында бәхәсләр буенча таләпләр аерылышу турында таләпләрдән аерым барлыкка килгән һәм бирелгән очракларда район судларында каралырга тиеш булганга күрә Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 23 статьясындагы 1 өлешенең 2 пунктын, “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” Федераль законның 3 статьясындагы 1 пунктының 3 пунктчасын куллануга төрле юлны алырга кирәклек шарты белән чикләнгән. Аннан тыш җәмәгать судьялары тарафыннан карала торган ата-ана хокукларыннан чикләү турындагы эшләрне алырга тәкъдим ителә. Чөнки алар балалар турындагы бәхәсләр белән бәйле эшләрнең мөстәкыйль категорияләре булып торалар.  
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International