Коррупциягә каршы экспертиза буенча семинар-практикум

2009 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
2009 елның 29 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы белән берлектә Татарстан Республикасы закон проектларына, Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру һәм хокукый мәсьәләләр буенча семинар-практикум үткәрелде.
Семинар-практикум Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, коррупциягә каршы ведомство программаларын тормышка ашыру өчен җаваплы Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының вазыйфаи затлары, вәкиллекле җирле үзидарә органнары депутатлары, Татарстан Республикасының муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә җаваплы вазыйфаи затлар, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты белгечләре өчен оештырылды ( гомуми саны 170 кешедән артык).
Семинарда Татарстан Республикасының Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җаваплы хезмәткәрләре катнашты.
Укуларны үткәрү өчен коррупциягә каршы экспертиза үткәрү концепциясен эшләүчеләрнең берсе, Россия фәннәр академиясенең Дәүләт һәм хокук институтының югары гыйльми хезмәткәре, юридик фәннәр кандидаты, Э.В.Талапина махсус чакырылган иде. Укуларны оештыручылар тарафыннан куелган төп мәсьәләләр исәбендә иң мөһиме булып коррупциягә каршы экспертиза үткәрүгә җаваплы вазыйфаи затларда теоретик нигезләрне һәм тәҗрибәи күнекмәләрне ныгыту тора. Семинар-практикумның өстенлекле максаты булып норматив хокукый актларның коррупциячелеккә тикшерүне үткәрү сыйфатын күтәрү санала.
Семинарда катнашучыларга эштә файдалану өчен коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча методик һәм гамәли материаллар таратылды.
Семинарның икенче өлешендә практик дәресләр үткәрелде. Анда катнашучылар һәм тыңлаучылар норматив хокукый актларда очраучы аеруча характерлы коррупция факторларының конкрет мисалларында карадылар, моңа охшаш экспертизалар үткәрүдә практик күнекмәләрен ныгыттылар.
Семинар-практикум катнашучыларда җанлы кызыксыну уятты. Коррупциягә каршы экспертизаны үткәрүнең хокук һәм оештыру аспектларына кагылышлы күпсанлы сораулар бирелде. Семинар-практикум ахырында тыңлаучылар аны оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр, аның актуальлелеген һәм әһәмиятлелеген искәрттеләр. Әлеге чараны оештыручылар һәм анда катнашучылар Татарстан Республикасы Коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру бүлеге һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән күрсәтелгән юнәлешләр буенча бердәм эшләрен дәвам итәргә теләкләрен белдерделәр.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International