Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!

2009 елның 1 мае, җомга
Яз һәм хезмәт бәйрәме - Беренче май белән ихлас күңелдән котлауларны кабул итеп алыгыз! Әлеге бәйрәм белән безнең иң яхшы йолалар бәйләнгән.
Ул элеккечә хезмәт бердәмлеген, табигать һәм кеше көчен барлыкка китерүче язгы чәчәк атуны символлаштыра. Һәм безнең һәрберебез яхшыга, тынычлыкка, хезмәт һәм кешелеклелеккә омтылуы белән позитив үзгәрешләр өчен, үзара килешү һәм бердәмлек өчен нигез барлыкка китерә. Әлеге бәйрәм барлык яхшы хисләрне уятсын, яхшы киләчәккә өмет өстәсен, барыбызга да яхшы кәеф китерсен, һәр йортка кояш нуры белән карасын, бәхет һәм тынычлык бүләк итсен! Беренче май көнендә сезнең барыгызга да изге теләкләр, яхшы эшләр, һәр йортта тынычлык һәм татулык булуын, мәхәббәт һәм өмет телим.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International