Россия Федерациясе Президенты балалар өчен “комендант сәгате” турында законны раслады

2009 елның 4 мае, дүшәмбе
Россия Президенты Дмитрий Медведев балигъ булмаган балаларның кичке вакытта һәм төнлә җәмәгать урыннарында булуларын чикләүче “Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында” федераль законга үзгәртүләрне раслады дип хәбәр итте чәршәмбе көнне Кремльнең матбугат үзәге.
Төзәтүләр нигезендә РФ субъектлары 18 яшь тулмаган яшүсмерләргә сыраханәдә, рестораннарда, барларда, бары тик алкогольле продукцияне сату өчен билгеләнгән башка урыннарда, шулай ук интим товарлар сатыла торган кибетләрдә булуны тыя торган чараларны билгели алалар. Төбәк җитәкчеләре шулай ук балаларның физик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерергә мөмкин булган урыннарны билгеләячәкләр.
Регионнарга шулай ук балаларга ата-аналарыннан һәм бүтән зулардан башка төнге вакытта билгеле җәмәгать урыннарында булуны тыя торган чараларны билгеләргә хокук бирелә (мәсәлән, урамнарда, стадионнарда, паркларда, скверларда, транспортларда, шулай ук интернет-кафеда). Документ җирле вакыт буенча 22.00 алып 6.00 кадәрге төнге вакыт дип саналучы вакыт аралыгын да билгели.
Төзәтүләр РФ субъектларына үз законнары белән яшь чиген киметергә хокук бирә, ләкин киметү 2 яшьтән дә артып китәргә тиеш түгел.
Аннан тыш, РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнарына һәм җирле үзидарә органнарына балаларны тәрбияләү, укыту, үстерү һәм сәламәтләндерү, аларның күңел ачулары һәм буш вакытлары буенча мәдәният оешмалары, учреждениеләр һәм оешмаларның эшчәнлеге өчен уңайлы шартлар тудырырга боерык бирелгән. Аның өстәвенә төзәтүләр РФ субъектларына җирле гореф-гадәтләрне һәм үзенчәлекләрне исәпкә алу белән уз законнары нигезендә балаларның сәламәтлегенә һәм усешенә негатив тәэсирне булдырмау чараларын билгеләү мөмкинлекләрен бирә.
РФ субъектлары шулай ук ата-аналар һәм башка затлар өчен балаларның физик, интеллектуаль , психик, рухи, әхлакый усешенә ярдәм итү таләпләрен үтәмәгән өчен административ җаваплылыкны һәм аларга зыян китергән өчен кисәтүне билгеләргә хокукландырыла.
Закон 2009 елның 15 апрелендә Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителде һәм 22 апрельдә Федерация Советы белән расланды.
 
РИА новости
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International