Затларның кайбер категорияләрен хәрби исәпкә алу турында

2009 елның 5 мае, сишәмбе
РФ Президенты хәрби исәпкә алу өчен хәрби комиссариатка килү бурычы йөкләтелгән затларның категорияләрен билгеләүче “Хәрби хезмәт турында” Федераль законның 10 һәм 35 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга кул куйды.
Күрсәтелгән категорияләрне шул ук Законның 8 статьясындагы 1 пункты һәм 50 статьясындагы 3 пункты нигезләмәләрен исәпкә алу белән билгеләргә тәкъдим ителә. Алар исәбенә хәрби хезмәттән РФ Хәрби Көчләре запасына чыгарылган гражданнардан тыш түбәндәге гражданнарны кертергә:
альтернатив граждан хезмәтеннән чыгарылганнарны;
иректән мәхрүм итү юлы белән җәза үтәүдән азат ителгәннәрне;
хәрби-учет белгечлеге алган хатын-кызларны;
РФ гражданлыгы алганнарны һәм хәрби исәпкә алуга яраклыларны.
Аннан тыш, закон хәрби белем бирү учреждениесеннән чыгарылган, 18 яшьләре тулмаган, хәрби хезмәттән чыгарылган хәрби хезмәткәрләрне хәрби исәпкә алу юлын ачыклый.
Законны кабул иткәнче шундый хәрби хезмәткәрләр хәрби исәпкә алыну өчен хәрби комиссариатка җибәреләләр һәм хәрби хезмәткә чакырылалар.
Законның статьясындагы 1пункты нигезендә беренче тапкыр гражданнарны хәрби исәпкә алу аларга 17 яшь тулгач башкарыла. Шул ук вакытта әлеге Законның 35 статьясындагы 1 пункты нигезендә 16 яшьләре тулган гражданнар хәрби белем бирү учреждениеләренә керә алалар.
Шуңа күрә шундый хәрби хезмәткәр 16 яшьтә укудан киткән очракта хәрби исәпкә алыну өчен хәрби комиссариатка җибәрелергә тиеш түгел.
“Хәрби хезмәт турында” Федераль законның 35 статьясындагы 4 пунктына хәрби белем бирү учреждениеләреннән чыгарылган, 18 яшьләре тулмаган хәрби хезмәткәрләр гомуми нигезләрдә хәрби хезмәттән чыгарылуларын һәм хәрби исәпкә алынырга һәм хәрби хезмәткә чакырылырга тиешлекләрен билгеләүче үзгәреш кертелде.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International