“Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” комплекслы проектын тормышка ашыру барышы турында

2009 елның 5 мае, сишәмбе
“Татарстан Республикасы Электрон Хөкүмәте” комплекслы проектын тормышка ашыру барышы турында” 2009 елның 20 апрелендәге 255 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә министрлыкларга һәм ведомстволарга Электрон Хөкүмәт проектын үстерү бурычы куелган.
Аерым алганда, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Сәламәтлек саклау министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча спорт һәм туризм министрлыгы 2009 елдан башлап электрон рәвештә кәгазьдә исәпне кабатламыйча электрон цифрлы имзаны файдаланып ведомстволы бюджет учреждениеләрдән регламентлаштырылган исәпне җыюны тәэмин итәргә тиешләр; автомобиль юлындагы хәрәкәтне контрольдә тоту һәм идарә итүнең атоматлаштырылган системасы, Татарстан Республикасының муниципаль районнарында һәм шәһәр округларындагы метеорологик мәгълүматның атоматлаштырылган системасы эшләнергә һәм кертелергә тиеш.
Министрлыклар һәм ведомстволар Мәгълүмати технологияләр үзәге белән берлектә түбәндәгеләрне эшләргә тиеш: электрон рәвештә гаржданнарга дәүләт хезмәтләрен күрсәтү эшен оештырырга, шул исәптән гражданнар тарафыннан хезмәтләр күрсәтү процедурасы турында мәгълүматны һәм электрон рәвештә кирәкле документлар бланкасын  алуны, документларны бирү һәм алу өчен чиратка читтән торып язылу мөмкинлеген, учреждениегә килү вакытына документлар әзер булсын өчен гаризаны алдан җибәрүне тәэмин итәргә; кулда булган акча һәм пластик банк карталары ярдәмендә дәүләт пошлиналарын, штрафларны түләүне, даими һәм бүтән төрле түләүләрне тәэмин итәргә; Интернет челтәрендәге портал, инфоматлар һәм телефон ярдәмендә гражданнарның дәүләт һәм муниципаль структуралары белән үзара бәйләнешен тәэмин итәргә.
Туу һәм үлү турында билгеләнгән формадагы медицина документларында, туу һәм үлү турындагы граждан хәле актларында булган мәгълүматны кулланып ведомствоара электрон бәйләнеш буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы ЗАГС идарәсенең пилот проекты; М-7 “Волга” федераль автомобиль юлында юл транспорты һәлакәтендә зыян күргән кешеләрне “112” гадәттән тыш оператив хезмәтләрне чакыруның бердәм номерын кулланып ГЛОНАСС системасының иярчен навегациясе ярдәмендә ярдәм күрсәтүне җайга салу буенча Гражданнар оборонасы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм ЮХИДИ Идарәсенең пилот проекты аерымланды. 
 
“Гарант”компаниясе материаллары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International