Татарстан Республикасының Административ-территориаль берәмлекләре Реестрыннан күчермәне бирү буенча дәүләт хезмәтен күрсәтүнең Административ регламенты турында

2009 елның 6 мае, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 03.03.2009 елдагы 01-02/17 номерлы боерыгы нигезендә кызыксыну белдергән органнар, оешмалар яки физик затларның мөрәҗәгатьләре буенча Татарстан Республикасының Административ-территориаль берәмлекләре Реестрыннан күчермәне яки соралучы мәгълүматның булмавы турында белешмәне бирү буенча дәүләт хезмәтен күрсәтүнең Административ регламенты расланды.
Әлеге регламент кызыксыну белдергән органнар, оешмаларяки физик затларның мөрәҗәгатьләре буенча Татарстан Республикасының Административ-территориаль берәмлекләре Реестрыннан күчермәне яки соралучы мәгълүматның булмавы турында белешмәне бирү буенча дәүләт хезмәтен күрсәтү тәртибен билгели. Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык административ-территориаль берәмлекләре, шул исәптән торак пунктлар Реестрга кертелергә тиеш.
Дәүләт хезмәте язма мөрәҗәгать Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына кергән көннән алып 5 көн эчендә күрсәтелә.
Боерык Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2009 елның 16 апрелендә 539 номер белән теркәлде һәм «Ватаным Татарстан» газетасының 2009 елның 22 апрель (№ 73) һәм «Республика Татарстан» газетасының 2009 елның 24 апрель (№ 77) саннарында дөнья күрде.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International