Җирлекләрнең җирле үзидарә органнары мөһерләрендә Россия Федерациясенең Дәүләт гербын куллану турында

2009 елның 6 мае, чәршәмбе
Россия Федерациясе Президенты Д.А.Медведев “Җирлекләрнең җирле үзидарә органнары мөһерләрендә Россия Федерациясенең Дәүләт гербын куллану турында” 2008 елның 29 декабрендәге 1873 номерлы Россия Федерациясе Президенты Указына үзгәрешләр кертү хакында” указга кул куйды.
Кертелгән үзгәрешләр нигезендә Россия Федерациясенең Дәүләт гербы җирлек һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары мөһерләренә урнаштырыла. Мөһер җирлектә яки авыл арасы территориясендә урнашкан торак пунктта нотариус булмаган очракта, Россия Федерациясе законнарында каралган нотариаль гамәлләр башкарганда, тәңгәл рәвештә җирлекнең җирле администрация башлыгы һәм җирлекнең җирле үзидарәсенең махсус вәкаләтләнгән вазыйфаи заты яки муниципаль районның җирле администрация башлыгы һәм муниципаль районның җирле үзидарәсенең махсус вәкаләтләнгән вазыйфаи заты тарафыннан кулланыла.
Моңарчы ул бары тик җирлекләрнең җирле үзидарә органнары мөһерләренә карата гына кулланыла иде.
Указ аңа кул куелган көннән көченә керә.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International