П.Крашенинников: Тулай торакларны хосусыйлаштыру хокукның барлык нормалары белән тәэмин ителгән

2009 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Дәүләт Думасының Гражданнар, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар комитеты рәисе П.Крашенинников Интерфакска белдергәнчә, җирле үзидарә органнары карамагында булган тулай тораклардагы торак урыннарны хосусыйлаштыру мөмкинлеген ныгыта торган гамәлдәге законнарга өстәмәләр кертү ихтыяҗы юк. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге хокукый норма законнарда булганлыктан, мондый ихтыяҗ юк, әмма кайбер сәбәпләр аркасында әлеге хокукый нормалар моңарчы начар үтәлде.
П.Крашенинников чәршәмбе көнне журналистларга «Әлеге проблема 2005 елда Торак кодексын гамәлгә керткәч туды. Шул чагында җирле үзидарә органнары карамагына тапшырылган тулай тораклардагы бүлмәләрне хосусыйлаштыру нияте, әлеге хосусыйлаштыру мөмкинлеге законнарда каралган булуына карамастан, түрәләр тудырган киртәләргә юлыкты»,- дип белдерде.
Ул билгеләп үткәнчә, шул вакытта кешеләрне хосусыйлаштырудан тайпылдыру өчен бик күп төрле сылтаулар таптылар, әмма «тулай тораклардагы торак урыннарны хосусыйлаштыру мөмкинлеген бирә торган законнар берсүзсез үтәлсен өчен шактый оештыру-аңлату эшләре алып бару таләп ителде һәм әлеге эш билгеле бер уңай нәтиҗәләргә китерде».
Шул рәвешле, Дәүләт Думасы кайбер төбәк парламентларының тулай тораклардагы бүлмәләрне хосусыйлаштыруны рөхсәт итүче гамәлдәге законнарга өстәмә хокукый норма кертүне тәкъдим итүче инициативасын кире кагарга ниятли. Аерым алганда, Курск, Воронеж, Төмән һәм Түбән Новгород өлкәләре парламентлары Дәүләт Думасына мондый инициатива белән чыккан иде.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International