Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс
2009 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментында, шулай ук Татарстан Республикасының җәмәгать судьялары аппаратында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфаларын биләп торуга конкурс узды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы белгече - Әтнә муниципаль районы буенча эксперт Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында вакант вазыйфаны биләп торуга конкурс сайлавы буенча тавыш бирү үткәрелде.
Сайлаулар нәтиҗәсе буенча тавыш бирүдә катнашкан конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Гыйззәтуллин Роберт Әдһәм улы конкурсның җиңүчесе дип танылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә хокукый ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы белгече - Лаеш муниципаль районы буенча эксперт Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты.
Сайлаулар нәтиҗәсе буенча тавыш бирүдә катнашкан конкурс комиссиясе әгъзаларының күпчелек тавышын җыйган Гайнуллина Айгөл Илдар кызы конкурсның җиңүчесе дип танылды.
Татарстан Республикасының Саба районы җәмәгать судьялары аппараты консультанты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакан вазыйфасын биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты. Конкурс комиссиясе карары белән Гыйлманова Алсу Илизәр кызы конкурсның җиңүчесе дип танылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының конкурс комиссиясе утырышында Казан шәһәре Авиатөзелеш районы җәмәгать судьясы аппаратының 2 нче суд участогының суд утырышы секретаре вакант вазыйфасын биләп торуга конкурс сайлавы буенча тавыш бирү үткәрелде. Конкурста 2 кандидат катнашты. Конкурс комиссиясе карары белән Коваленко Галина Васильевна конкурсның җиңүчесе дип танылды.
Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәре җәмәгать судьясы аппаратының 1нче суд участогының суд утырышы секретаре Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакант вазыйфасын биләп торуга конкурста 2 кандидат катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Шамова Вероника Николаевна конкурсның җиңүчесе дип танылды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаментының Җирле үзидарә органнары эшчәнлеге өлкәсендә хокукый тәэмин итү һәм контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы консультанты вакант вазыйфасын биләп торуга конкурс икенче кандидат булмау сәбәпле үткәрелмәде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге