Куркынычсызлык мәсьәләләренә кагылышлы россия законнарына үзгәрешләр кертелде

2009 елның 8 мае, җомга
РФ Президенты “Халыкны һәм территорияне табигый һәм техноген гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” Федераль законның 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законга һәм авария-коткару хезмәтләре һәм коткаручылар статусы турында” Федераль законның 2 статьясына кул куйды.
“Халыкны һәм территорияне табигый һәм техноген гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” Федераль законның 2 статьясы нигезендә әлеге мәсьәләләрне мунициапль хокукый актлар белән хокукый җайга салу мөмкинлеге каралмаган. Аннан тыш, статьяның нигезләмәләре “Халыкны һәм территорияне табигый һәм техноген гадәттән тыш хәлләрдән яклау турында” Федераль законның 7 һәм 11 статьялары нигезләмәләренә каршы килә. Алар белән җирле үзидарә органнарына гадәттән тыш хәлләрне бетерү, халыкны һәм территорияне гадәттән тыш хәлләрдән яклау өчен кирәкле көчләрне һәм чараларны әзерлектә тоту, халыкны гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзен тотырга өйрәтү буенча бурычлар йөкләтелгән. Шулай ук статья нигезләмәләре җирле үзидарә органнарына муниципаль хокукый актларны кабул итү ярдәмендә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хокукый җайга салуны тапшыручы “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оешмаларының гомуми принциплары турында” Федераль законның 7 статьясы нигезләмәләренә туры килми.
Яңа закон нигезендә кертелгән нигезләмәләр әлеге туры килмәүләрне бетерәләр.
 
РФ Президентының рәсми серверы материаллары буенча 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International