Бөгелмәдәге Җиңү Көне бәйрәмендә

2009 елның 12 мае, сишәмбе
9 майда Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров Бөгелмә шәһәрендә Җиңү Көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашты. С.Н.Столяров тыл фронтовикларын, ветераннарын һәм шәһәрдә яшәүчеләрне Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңү бәйрәме белән котлады. Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы исеменнән фронтта һәм тылда миллионнар гомере белән яуланган Бөек Җиңүне якынайтканнарга рәхмәт сүзен белдерде.
Сугыш ветераннарына мөрәҗәгать итеп, Сергей Николаевич республикада сугышның авырлыкларын кичергән кешеләрнең гомерләре лаеклы булсын өчен аларны торак, торак субсидияләре, медицина хезмәте күрсәтү, транспорт һәм санатор-курорт дәвалануына путевкалар белән тәэмин итү өлкәсендә ниләр эшләнүе турында сөйләде.
Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н.Столяров шәһәр һәм район җитәкчеләре белән бергә Бөек Ватан сугышында үлгәннәрне хөрмәтләп искә алды һәм “Мәңгелек ут” мемориалына чәчәкләр салды. Шулай ук руслар зиратында яралардан вафат булганнар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы һәм митинг, 352 нче укчылар дивизиясе стеллына чәчәкләр салу узды.
Күпчелек татарстанлылар Җиңү Көнендә алдагы буыннардан килгән гореф-гадәтләрне саклыйлар. Бәйрәмнең төп геройлары - Бөек Ватан сугышы ветераннары. Бөгелмәдә алар өчен “Юбилейный” Боз сарае мәйданында “Җиңү хөрмәтенә туктап ял итү” бәйрәм программасы, асфальтта рәсемнәр конкурсы һәм бәйрәм балалар программасы оештырылды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 64 еллыгына багышлап бөгелмәлеләр җиңел атлетика эстафетасында йөгерделәр, район предприятиеләре һәм оешмаларының физик культура коллективлары арасында Җиңү Кубогы өчен спорт ярышлары, шулай ук тынлы оркестр уйнаган музыкага бию кичәсе, шәһәрнең Үзәк мәйданында бәйрәм концерты үткәрделәр һәм фейерверк аттырдылар.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International