Дмитрий Медведев Хезмәт кодексына үзгәреш кертте

2009 елның 12 мае, сишәмбе
Россия Президенты Дмитрий Медведев “Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 230 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль законга кул куйды.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 230 статьясы нигезендә эш бирүче производствода булган бәхетсез очракны тикшерүне тәмамлаганнан соң өч көн эчендә үзе тарафыннан расланган производствода булган бәхетсез очрак турындагы актның бер нөсхәсен зыян күрүчегә яки аның законлы вәкиленә тапшырырга тиеш.
Күрсәтелгән актның икенче нөсхәсе тикшерү материаллары белән бергә 45 ел дәвамында эш бирүчедә саклана. Производствода булган бәхетсез очрак турындагы актның өченче нөсхәсе һәм тикшерү материалларының күчермәләре иминиятләштерүченең башкарма органына юнәлдерелә. Шулай итеп, производствода булган бәхетсез очрак турындагы актның һәм тикшерү материалларының күчермәләренең эш бирүче тарафыннан иминиятләштерүченең башкарма органына тапшырылу вакыты закон белән җайга салынмаган.
Әлеге закон нигезендә күрсәтелгән актның эш бирүче тарафыннан иминиятләштерүченең башкарма органына тапшырылуы өчен өч көнлек вакыт билгеләнә.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International