2013 елда Казанда XXVII бөтендөнья җәйге универсиада уеннарын әзерләүдә ярдәм күрсәтү Комиссиясе оештырылды

2009 елның 15 мае, җомга
22.04.2009 елдагы 81-IV ДС номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы карары нигезендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм 2013 елда Казанда XXVII бөтендөнья җәйге универсиада уеннарын әзерләүдә ярдәм күрсәтү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комиссиясе оештырылды, Комиссия турындагы Нигезләмә һәм аның составы расланды.
Әлеге документ нигезендә оештырылган Комиссия Универсиада үткәрүне законлы тәэмин итү, Татарстан Республикасы яшьләренең хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре өлкәсендәге законнар көченең нәтиҗәлелеге анализы һәм бәясе максатларында барлыкка китерелде.
Хөкүмәткә яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт, Универсиада үткәрүне тәэмин итү өлкәсендәге законнарны камилләштерү буенча тәгъдимне кертү тәгъдим ителде.
Комиссия дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының вәкаләтләре вакытына оештырылды.
Карар “Республика Татарстан”, № 75-74, 23.04.2009, “Ватаным Татарстан”, № 74-75, 24.04.2009 газеталарында дөнья күрде.
 
Татарстан Республикасы Юстиция Министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International