Парламент партияләре эшчәнлеген яктырту турында тигезлек гарантияләре хакында

2009 елның 16 мае, шимбә
2009 елның 12 маенда “Парламент партияләре эшчәнлеген дәүләт гомуми телевидение һәм радио каналлары тарафыннан яктыртуда тигезлек гарантияләре турында” 95-ФЗ номерлы Федераль законга кул куелды.
Федераль закон парламент партияләре эшчәнлеген дәүләт гомуми телевидение һәм радио каналлары тарафыннан яктыртуда тигезлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Каналлар исәбен ММЧ теркәве функциясен гамәлгә ашыру өчен вәкаләтләндерелгән башкарма хакимиятнең федераль органы билгеләячәк. Исемлек белән “Российская газета”да танышырга була. Парламент партиясе эшчәнлеген яктырту партиянең үзе турында, аның җитәкчелек һәм башка органнары, төбәк бүлекчәләре, парламент партиясенең җитәкчелек органнары әгъзалары һәм аның төбәк бүлекчәләре, туры килүче фракцияләр һәм парламент партиясе әгъзалары булган Дәүләт Думасы депутатлары һәм төбәк депутатлары, шулай ук фракцияләр һәм парламент партияләре эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны таратуны ниятли.
Югарыда күрсәтелгән затларның гаризасы һәм чыгышлары (аларның фрагментлары) гомуми телевидениедә титрлар белән, ә гомуми радио каналларында аңлатмалы хәбәрләр белән бергә булырга тиеш. Парламент партияләре эшчәнлеген яктыртуда тигезлек гарантияләрен тәэмин итүне контрольдә тоту Россиянең Үзәк сайлау комиссиясенә йөкләтелгән. Ул турыда килешүне Россиянең Үзәк сайлау комиссиясе кабул итәчәк.
Мәнфәгатьләре бозылган парламент партиясенә эфир вакытының җитеп бетмәгән күләме кире кайтарыла.
Федераль закон, аерым нигезләмәләрдән тыш, аның рәсми басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач көчкә керә. Аерым нигезләмәләр өчен көчкә керүнең башка тәртибе билгеләнгән.
 
www.garant.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International