Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты тарафыннан читтән торып тавыш бирү юлы белән Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы тарафыннан эшләнгән “Оешмалар милкенә салым турында” Татарстан Республикасы Законының 3 статьясындагы 1 пунктына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты хупланды.
Закон проекты 2009 елның 1 гыйнварыннан алып Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм (яки) җирле бюджетлардан финанслана торган бюджет (автоном) учреждениеләр милкенә карата оешмалар милкенә салым буенча, шулай ук гомуми кулланыштагы автомобиль юлларына ташламалар бетерелү сәбәпле эшләнде. Күрсәтелгән салымны түләүгә чыгымнар 2009 ел бюджетларын формалаштыруда Татарстан Республикасы бюджетларында һәм җирле бюждетларда каралды.
2009 елда кризис белән бәйле рәвештә икътисадта Татарстан Республикасының җыелма бюджетына салым чыгымнары керүнең сизелерлек кимүе күзәтелә. Шуның белән бәйле рәвештә, адекват икътисадый хәлләрне, закон проекты нигезендә салым ташламаларын билгеләүнең нигезлелеге һәм нәтиҗәлелеге анализы нигезендә бюджет чыгымнарына төзәтмәләр кертүне тәэмин итү максатларында 2009 елның 1 гыйнварыннан алып Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм (яки) җирле бюджетлардан финанслана торган бюджет (автоном) учреждениеләр милкенә карата оешмалар милкенә салым буенча, шулай ук гомуми кулланыштагы автомобиль юлларына ташламалар бирергә тәкъдим ителә. Шулай ук, закон проекты төрле дәрәҗәдәге бюджетларга чыгымнар бер төрле кермәү һәм беренче чиратта аларны хезмәт хакын түләү, аңа өстәмәләр түләү, халыкны социаль тәэмин итү, дарулар белән тәэмин итү, азык-төлек сатып алу, коммуналь хезмәтләрне һәм башка чыгымнарны түләү белән бәйле социаль әһәмияткә ия чыгымнарны тәэмин итү өчен җибәрергә кирәклек исәбе белән әзерләнде.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге