Һәркем коррупция буенча эксперт була ала

2009 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
Дәүләт Думасына “Норматив хокукый акт һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү турында” ФЗ кабул итү белән бәйле рәвештә,“Норматив хокукый акт һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү турында” һәм “Россия Федерациясе прокуратурасы турында” Федераль законга үзгәреш кертү хакында” федераль закон проектлары кертелде дип хәбәр итә Кремльнең Матбугат хезмәте.
Закон проектлары нигезендә прокуратура органнарына документлар гражданның хокукларына, ирегенә һәм бурычларына, дәүләт һәм муниципаль милек һәм хезмәткә, салым, таможня, урман, су, җир, шәһәр төзелеше һәм табигатьне саклау законнарына һәм лицензия бирү мәсьәләләренә кагылган очракта министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт органнары һәм оешмалары, аерым түрәләр, төбәкнең закон чыгару җыены һәм муниципаль советлар тарафыннан чыгарылган барлык боерыкларны коррупциячелеккә тикшерергә кушыла.
Федераль закон проектларына Президент указлары, закон проектлары, Хөкүмәт карарлары, шулай ук концепция проектлары, билгеләмәләр һәм йомгакларның коррупциягә каршы экспертизасын үткәрү прокуратурага түгел, ә Юстиция министрлыгына тапшырыла.Ул гражданнарның хокукларына, ирегенә һәм бурычларына кагылучы яки оешмаларның хокукый статусларын билгеләүче хокукуый актларны тикшерәчәк.
Коррупция схемаларын ачыклаган очракта, ул прокурор һәм закон чыгаручылардан шелтәләрен карарга таләп итәргә хокуклы, ихтыяҗ туган очракта хәтта табылган кимчелекләрне юк итәргә таләп итеп судка да мөрәҗәгать итә ала.
ГАЗЕТА әйтүенчә, Юстиция министрлыгы һәм прокуратураның шелтәләре бары тик тәкъдим характерына ия, шуңа күрә алар документка йомгаклау буларак теркәләчәкләр. Шулай ук, дәүләт органнарына судта документларга карата шикаять белдерергә хокук бирелә.
Президент дәүләтнеке булмаган оешмаларга гына түгел, ә гади гражданнарга да коррупциягә каршы экспертиза үткәрү хокукы бирә. Ләкин алар экспертизаны үз акчалары исәбенә генә үткәрә алалар. Аларның йомгаклары рәсми документлар белән бер тигез дәрәҗәдә вазыйфаи затлар тарафыннан 30 көнлек вакыт эчендә каралырга тиеш. Экспертиза авторы, документта аның тарафыннан табылган коррупция факторлары һәм аларны юк итәргә мөмкин булган юллар турында хәбәр итеп, түрәнең дәлилләнгән җавабына өмет итә ала.
 
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International