Дәүләт Думасы РФ Конституция суды рәисен билгеләүнең яңа тәртибен хуплады

2009 елның 21 мае, пәнҗешәмбе
РФ Конституция суды рәисе РФ Президенты тәгъдиме буенча Россия Федерациясенең Федерация Советы тарафыннан билгеләнәчәк. REGNUM Новости мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе хәбәр итүенчә, 20 майда “Россия Федерациясенең Конституция суды турында” федераль конституция законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Россия Федерациясендә судьялар статусы турында” Россия Федерациясе законының 6-1 статьясына үзгәреш кертү хакында” закон проектларын Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасының конституция законнары һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Владимир Плигин (“Бердәм Россия”) әйтүенчә, закон проекты КС рәисен һәм аның ике урынбасарын Президент тәкъдиме буенча Федерация Советы карары нигезендә Югары һәм Югары арбитраж суды җитәкчеләрен билгеләгән схема буенча билгеләүне күздә тота. Хәзер КС судьялары һәм аларның урынбасарлары Конституция судының пленар утырышында судьялар тарафыннан сайланып куела.
 
www.Lawportal.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International