Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы “Салым бәхәсләре буенча экспертлар гильдиясе”н теркәде

2009 елның 22 мае, җомга
Кичә “Салым бәхәсләре буенча экспертлар гильдиясе” Россия Федерациясе Юстиция министрлыгында теркәү турында шәһадәтнамә алды.
ПРАЙМ-ТАСС хәбәр итүенчә гильдиядә, әлеге комерцияле булмаган оешма эшчәнлегенең максатлары булып салым бәхәсләрен квалификацияле һәм оператив карауда һәм хәл итүдә гражданнарга, юридик затларга һәм дәүләт хакимиятенең органнарына ярдәм күрсәтү, шулай ук квалификацияле экспертларның салым бәхәсләре өлкәсендә берләшүе һәм шундый экспертларның гамәлдәге “төп терәге”н формалаштыру тора.
2009 елның башында үткәрелгән Россиянең Мәскәү шәһәре буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең киңәйтелгән коллегиясендә “намуссыз салым түләүчеләргә карата идарә тарафыннан дәлилләүче базаны формалаштыру буенча җитди эш үткәрелә. Инспекцияләргә контрагентларның барлык чылбыры буенча аналитик эш үткәрергә, шул исәптән Салым кодексында каралган тәртиптә экспертларны җәлеп итү буенча салым контроленең төрле формаларын кулланырга кирәк. Шулай ук алар тарафыннан административ хокук бозулар Кодексында каралган хокукларны куллану, бигрәк тә дәлилләр фальсификациясе турында гариза белән судка мөрәҗәгать итү.” дип билгеләнде.
Автоном коммерцияле булмаган оешмаларның статусы БДБ территориясендә һәм Россия Федерациясенең салым законнарын кулланырга мөмкин булган башка илләрендә эшен киңәйтергә мөмкинлек бирә.
Башкарма директор итеп юридик фәннәр кандидаты, юстиция киңәшчесе Борис Пантелеев билгеләнде.
www.Legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International