Яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен социаль түләүләр бирү Кагыйдәләренә үзгәреш кертелде

2009 елның 22 мае, җомга
“2009 һәм 2010-2011 еллар план чорына федераль бюджет турында” ФЗ кабул итү сәбәпле РФ Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү хакында” 2009 елның 27 гыйнварындагы 36 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә 2006 елның 13 маендагы 285 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары белән расланган 2002-2010 елларга “Торак” федераль максатлы программаның “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен социаль түләүләр бирү Кагыйдәләренә үзгәреш кертелде (алга таба-Кагыйдәләр).
Кагыйдәләрнең 26 Пункты нигезендә дәгъвачы гаиләләр исемлеген формалаштыруда Россия Федерациясе субъектларының вәкаләтләре киңәйтелде. Россия Федерациясе субъектының башкарма хакимияте органына билгеләнгән вакытка шәһадәтнамәдә алу өчен яшь гаиләләр тарафыннан кирәкле документлар бирелмәгән очракта яшь гаиләләрнең расланган исемлеген үзгәртү өчен өстәмә нигезләмә бирелә.
Аннан тыш, кагыйдәләр нигезендә яшь гаиләләр тарафыннан сатылып алына торган торак өчен түләү тәртибе үзгәртелде. Шулай итеп, Кагыйдәләрнең 47 пункты нигезендә ипотека торак кредиты буенча башлангыч кертемне яки төп бурычны яки ипотека торак кредиты буенча процентларны түләүгә
 социаль түләү акчаларын кулланган очракта сатып алынган торакны ир белән хатынның берсе милкенә яки икесенең милкенә рәсмиләштерергә мөмкин. Яшь гаилә җирле үзидарә органнары белән килешү төзи. Алар килешүдә социаль түләү ярдәмендә сатып алынган торакны шәһадәтнамәдә күрсәтелгән барлык гаилә әгъзалары милкенә рәсмиләштерегә вәгъдә бирә.
Югарыда күрсәтелгән кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү исәбе белән 10.09.2008 елдагы 655 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган, проекты Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый экспертизасы булган “2008-2020 елларга” Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” максатлы программасын гамәлгә ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак сатып алу өчен социаль түләүләр бирү Кагыйдәләренә үзгәреш кертелде.
  
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International