Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен сертификатларны бирү һәм тормышка ашыру Кагыйдәләрен үзгәртү турында

2009 елның 25 мае, дүшәмбе
“Ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның һәм ятим балаларның, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар исәбендәге затларның торак хокукларын яклау буенча өстәмә чаралар турында” 12.05.2009 елдагы ПУ-70 номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан “Яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ күп балалы гаиләләрне, рәсмиләштерелгән яшәү урыннары булмаган ятим балаларны, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү өчен сертификатларны бирү һәм тормышка ашыру Кагыйдәләренә (16.05.2008 елдагы 326 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган) үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проекты эшләнде һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына экспертизага җибәрелде.
Әлеге проект торак бәясе ТР бюджетыннан күрсәтелә торган субсидияләр күләменнән арткан очракта югарыда санап кителгән категория затларның гражданнары тарафыннан бурычларны каплау вакытларын билгеләү өлешендә сатып алына торган торак урынына түләү тәртибен караучы Кагыйдәләрнең 4 бүлегенә үзгәрешләр кертүне күздә тота.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International