Коррупциягә каршы көрәш кырысланачак

2009 елның 23 мае, шимбә
Президент коррупциягә каршы көрәш кырыслануга юнәлдерелгән берничә указга кул куйды.
“Коррупциягә каршы көрәш турында” ФЗ нигезендә дәүләт хезмәтенең билгеле вазыйфаларына дәгъвачылар яки аларны биләп торучылар чыгымнар һәм милек турында мәгълүматлар тапшырырга тиешләр. “Федераль граждан хезмәте вазыйфаларына билгеләнгәндә гражданнар һәм аларны биләп торганда федераль дәүләт хезмәткәрләре чыгымнары, милекләре һәм милек характерындагы бурычлары турында, шулай ук хатыннарының (ирләренең) һәм балигъ булмаган балаларының чыгымнары, милекләре һәм милек характерындагы бурычлары турында мәгълүматларны бирергә тиеш булган вазыйфалар исемлеген раслау турында” 2009 елның 18 маендагы 557 номерлы РФ Президентының Указы шундый затлар исемлеген билгели. Алар хакимиятнең федераль органнарының территориаль органнары җитәкчеләре һәм урынбасарлары, Россиянең ЭЭМ, Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Россиянең Оборона министрлыгы, Россиянең ДФХ  җитәкчелеге һ.б.
Икенче документ-“Россия Федерациясенең дәүләт вазыйфаларын биләп торуга дәгъвалаучы гражданнар һәм Россия Федерациясенең дәүләт вазыйфаларын биләп торучы затлар тарафыннан чыгымнар, милек, милек характерындагы бурычлар турында мәгълүматлар бирү хакында” 2009 елның 18 маендагы 558 номерлы РФ Президентының Указы түрәләр тарафыннан чыгымнар турында мәгълүматлар бирү тәртибен билгели. Вазыйфага кандидатлар һәм түрәләрнең, аларның ирләре һәм хатыннарының, балигъ булмаган балаларының чыгымнары турында мәгълүмат тиешле органның рәсми сайтында урнаштырыла. Сораулар буенча әлеге мәгълүматлар гомум россия массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылып чыгарылырга мөмкин.
“Федераль дәүләт хезмәте вазыйфаларын биләп торуга дәгъвалаучы гражданнар һәм федераль дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан чыгымнар, милек, милек характерындагы бурычлар турында мәгълүматлар бирү хакында” 2009 елның 18 маендагы 559 номерлы РФ Президентының Указы нигезендә милек һәм милек бурычларының декларацияләнгән чыгымнары исемлеге киңәйтелгән. Аңа чыгымнарның барлык төрләре, күчемсез милек (җир кишәрлекләре, өйләр, фатирлар, гаражлар һәм башкалар), транспорт чаралары, банк һәм башка кредит оешмаларының исәп-хисап счетындагы акча, кыйммәтле кәгазьләр керә. Белешмә елның 1 һәм 30 апреленә кадәр тиешле дәүләт органының кадр хезмәтенә тапшырыла. Чыгымнар турында мәгълүматны бирмәгән очракта вазыйфага билгеләү мөмкин түгел.
“Дәүләт корпорацияләре, фондлары һәм башка оешмаларда җитәкче вазыйфасын биләп торуга дәгъвалаучы гражданнар һәм дәүләт корпорацияләре, фондлары һәм башка оешмаларда җитәкче вазыйфасын биләп торучы затлар тарафыннан чыгымнар, милек, милек характерындагы бурычлар турында мәгълүматлар бирү хакында” 2009 елның 18 маендагы 560 номерлы РФ Президентының Указы нигезендә  җитәкчеләр, аларның урынбасарлары, идарә әгъзасы, дәүләт корпорациясендә, фондында яки ФЗ нигезендә оешкан башка оешмада даими нигездә вазыйфаларны башкаручы чыгымнарын декларацияләргә тиеш. Әлеге нигезләмә күрсәтелгән вазыйфалар кандидатларына да кагыла.
Указлар рәсми басылып чыккан көннән соң көчкә керәләр.
 
www.garant.ru   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International