Идел-Кама дәүләт табигый тыюлыгы территориясе мәсьәләләре буенча киңәшмә

2009 елның 25 мае, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министр М.М.Корманов рәислегендә “Аерым муниципаль берәмлекләрнең территория чикләрен үзгәртү һәм муниципаль берәмлек “Зеленодольск муниципаль районы” территориясе чикләрен һәм статусын һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрне билгеләү турында” 2008 елның 29 декабрендәге 144-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының аерым нигезләмәләренә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертелгән 2009 елның 30 мартындагы 7-8-2009 номерлы Татарстан Республикасы прокурорының язма тәкъдимен карау буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, “Җир” РКҮ ААҖ, Күчемсез милек объектлары кадастры Федераль агентлыгы идарәсенең Зеленодольск районы һәм Зеленодольск шәһәре буенча 18 нче территориаль бүлекчәсе, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы “Зеленодольск урманчылыгы” ТР Дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре катнашты.
Юстиция министры тарафыннан Зеленодольск районы муниципаль берәмлекләре чикләренең тасвирламасы турындагы ТР Законында әлеге район тыюлыгының түгел, ә җирлекләре чикләренең картографик тасвирламасы каралды дип билгеләнде. Зеленодольск муниципаль берәмлегенең шәһәр һәм авыллары чикләренең тасвирламасы Зеленодольск муниципаль берәмлеге тарафыннан бирелгән мәгълүматлар нигезендә “Җир” РКҮ ААҖ тарафыннан гамәлгә ашырылды. Күрсәтелгән эшләрне башкарганда тыюлыкның яңа чиге буенча кайбер кадастр мәгълүматлары булмады.
Киңәшмәдә Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы вәкиле “Идел-Кама дәүләт табигый тыюлыгы территориясен киңәйтү турында” 2001 елның 9 апрелендәге 277 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәте Карарын гамәлгә ашыру максатларында җир законнары таләпләре нигезендә документацияне тәңгәлләштерү буенча чаралар бугенге көнгә кадәр федераль бюджеттан финанслау булмау сәбәпле үткәрелмәде. Шулай ук тыюлык җирләре межаланмады, җирдән файдалану хокукына шәһадәтнамә рәсмиләштерелмәде һәм алар дәүләт кадастр исәбенә алынмады дип хәбәр итте. Шул рәвешле, хәзерге вакытта тыюлыкка бирелгән җир кишәрлекләренең хокук бирүче документлары юк.
Киңәшмәнең нәтиҗәләре буенча катнашучылар тарафыннан хәзерге вакытта “Аерым муниципаль берәмлекләрнең территория чикләрен үзгәртү һәм муниципаль берәмлек “Зеленодольск муниципаль районы” территориясе чикләрен һәм статусын һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрне билгеләү турында” 2008 елның 29 декабрендәге 144-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында ТР законы проектын әзерләү өчен хокук нигезләмәләре юк дигән карар кабул ителде.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International