РФ Президенты Хөкүмәт өчен беренче чираттагы 10 бурычны билгеләде

2009 елның 26 мае, сишәмбе
Дәүләт сатып алулары системасы коррупциягә юл куймаска, салым салу икътисадны стимуллаштырырга, ә пенсионерлар һәм инвалидлар лаеклы яшәү дәрәҗәсе алырга тиешләр. Әлеге тезислар президент кушуы буенча хөкүмәт хәл итәчәк беренче чираттагы 10 бурычны билгеләде. Алар 2010-2012 елларда бюджет сәясәте турындагы РФ Президентының Бюджет юлламасында яңгырады.
Д.Медведев бюджет чыгымнарын кырыс планлаштыруның мөһимлегенә басым ясады. Аннан тыш, ул социаль түләүләрне адреслырак итеп ясарга кирәк дип уйлый. “Әлеге өлкәдә хакимиятнең төбәк органнары вәкаләтләрен эзлекле киңәйтергә кирәк”,- дип әйтте президент.
Бюджет дефицитының акрынлап түбәнәюе дә мөһим мәсьәлә булып тора. Әлеге максат белән дәүләт башлыгы хезмәт хакы түләү фондын, хәрби хезмәткәрләрне акчалата тәэмин итүне һәм минималь хезмәт хакы күләмен индексацияләү параметрларын билгеләргә тәкъдим иттте.
Президент кризиска каршы чараларны гамәлгә ашыру өстәмә чыгымнар таләп итте дип искә төшерде. Бүген һәм киләчәк өч елда экономияләргә туры киләчәк.
“Экономияләргә - һәрвакыт чыгымнарны кыскартырга дигән сүз түгел. Мәсәлән әлеге шартларда бренче чиратта булмаган күп юнәлешләр буенча чыгымнарны да киметергә туры киләчәк”,- дип әйтте Медведев.
Дәүләт башлыгы салым мәсьәләләренә аерым тукталды. Эш белән тәэмин итүчеләргә пенсия һәм социаль иминиятләштерү системасына бүленгән күчермәләрнең артуы белән бәйле чыгымнарны компенсацияләү өчен салымнарны киметүгә ирешергә кирәк дип билгеләде ул.
2010 елдан салым салуның җиңеләйтелгән системасын кулланырга мөмкинлек бирүче керемнең иң чик күләмен ике тапкырга арттырырга планлаштырыла (елга 60 млн. сумга кадәр). Күчемсез милеккә җирле салым кертү өчен шартлар тудырылачак. Акцизларның тәмәке һәм алкоголь продукциясенә куелган бәяләре артты. Табышлар, нефть һәм нефть продукциясе эксперты белән бәйле салым һәм таможня түләүләре системасы оптималләштерелде. Хакимиятләр салым түләүдән баш тарту белән көрәш буенча яңа чараларны гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирәчәкләр. Президент бюджет чыгымнарының төп пункты булып торак, медицина һәм белем бирү хезмәтләрен һәркем ала алырлык итеп арттыру булачак дип билгеләде.
Шулай ук, ул 2010 елда картлык буенча хезмәт пенсиясенең уртача күләме айга 8 мең сумнан артып китәргә тиеш, ә Россиядә яшәү өчен кирәк булган минимумнан ким пенсияләр социаль түләүләр белән компенсацияләнәчәкләр дип искә төшерде.
Илдә бүгенге икътисадый хәлнең катлаулылыгын һәм эшсезлекнең артуын исәпкә алып, хакимиятләр федераль бюджеттан акчаларны эшләрен югалткан кешеләрне прфессиональ әзерләү һәм яңадан әзерләү өчен җибәрергә ниятлиләр.
Армия турында да онытмаячаклар – РФ Кораллы Көчләренең яңа абруен формалаштыру буенча чараларны, аерым алганда, аларны хәзерге корал һәм хәрби техника белән коралландыруны финанслау планлаштырыла.
 
www.garant.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International