П.Крашенинников Дәүләт Думасына “дача амнистиясе”н 5 елга озайту турында закон проектын кертте

2009 елның 27 мае, чәршәмбе
Граждан, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников Дәүләт Думасына “дача амнистиясе”н гамәлгә ашыру вакытларын 2015 елга кадәр озайтуга юнәлдерелгән закон проектын кертте.
Журналистларга әлеге закон проектын кертү сәбәпләрен аңлатып, депутат “дача амнистиясе” 2010 елның 1 гыйнварына кадәр генә көчкә ия булачагын искә төшерде. “Ләкин әлегә кадәр органнар һәм җирле хакимият органнары тарафыннан теркәлә торган “дача амнистиясе” законнарының тиешле башкарылуы белән хәл ителмәгән проблемалар күп кенә гражданнарга күрсәтелгән вакытка аның нигезләмәләре белән кулланырга мөмкинлек бирми”,-диде депутат. Геодезик эшләрне үткәрүнең максималь бәясе төбәк хакимиятләренең карары нигезендә 2015 елның 1 мартына кадәр чикләнергә мөмкин. Ләкин хәзерге вакытта шундый карар федерация субъектларының яртысында кабул ителде диде П.Крашенинников.
“Шуңа күрә без тиешле хокукый нормаларның көчкә ия булу вакытларын 2015 елның 1 мартына кадәр озайтырга тәкъдим итәбез”,- диде закон проектының авторы. “Җир кишәрлекләренә һәм яшәү урыннарына шәхси милек җәмгыять һәм дәүләт тотрыклылыгын тәэмин итүче урта хәллеләр барлыкка килсен һәм аларның саны артсын өчен базар икътисады һәм яхшы җирлек нигезе дә булып тора. Шуңа күрә парламентарии гражданнар үз милекләренә хокукларны рәсмиләштерсеннәр өчен мөмкинлек бирергә тиешләр”,-дип әйтте ул.
 
www.legis.ru 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International