РФ Президенты “Россия Федерациясендә югары юридик белем бирүне камилләштерү чаралары турында” Указга кул куйды

2009 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
Дмитрий Медведев “Россия Федерациясендә югары юридик белем бирүне камилләштерү чаралары турында” Указга кул куйды.
Юриспруденция өлкәсендә югары һөнәри белем бирү программалары сыйфатын күтәрү, Россия Федерациясендә юридик кадрлар әзерләүне гамәлгә ашыручы югары һөнәри белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген контрольдә тотуны көчәйтү максатларында Россия Президенты Россия Федерациясе Хөкүмәтенә карар чыгарды:
а) “Россия юристлары Ассоциациясе” исемле гомум россия иҗтимагый оешмасына юридик кадрлар әзерләүне гамәлгә ашыручы федераль дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган югары һөнәри белем бирү учреждениеләрен иҗтимагый аккредитацияләү механизмын эшләү һәм тәҗрибәдә куллануда ярдәм күрсәтергә;
б) 2010 елның 1 гыйнварына кадәр башкарма хакимиятнең федераль органнарын, РФ Конституция Судын, РФ Югары Судын, РФ Югары Арбитраж Судын, РФ Генераль прокуратурасын, шулай ук эш белән тәэмин итүчеләрнең гомум россия берләшмәсен, башка иҗтимагый берләшмәләрне һәм квалификацияле юридик кадрларда мохтаҗ оешмаларны җәлеп итү белән югары һөнәри белем бирү программасының тәҗрибә өлеше күләмен арттыруны, укучыларда коррупциягә түземсезлек һәм хокук белән законга карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруны күздә тотучы “юриспруденция” белгечен әзерләү юнәлеше буенча югары белем бирүнең федераль дәүләт стандартларын эшләүне һәм алар турында иҗтимагый фикер алышуны тәэмин итәргә;
в) “Россия юристлары Ассоциациясе” исемле гомум россия иҗтимагый оешмасы белән берлектә юридик кадрлар әзерләүне гамәлгә ашыручы федераль дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган югары һөнәри белем бирү учреждениеләре эшчәнлеген һәм дәүләт аккредитациясен лицензияләү процедурасын камилләштерү буенча, шулай ук эшчәнлекләренең бәясе критериеләрен билгеләү буенча тәкъдимнәрне күрсәтергә.  
 
www.Legis.ru 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International