Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышында

2009 елның 29 мае, җомга
Кичә Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсенең конференц-залында Татарстан Республикасы Судьялар советы утырышы узды. Утырышның көн тәртибенә республикада җәмәгать судьяларын матди-техник һәм финанс яктан тәмин итү турында мәсьәлә кертелде. Фикер алыша торган мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов чыгыш ясады. Өстәмә доклад ясаучы - ТР Юстиция министрлыгының финанс бүлеге урынбасары Е.С.Гусева.
Доклад турында фикер алышуда Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсенең судлар эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү, дәүләт хакимияте органнары һәм ММЧ белән үзара эшчәнлекне оештыру бүлеге башлыгы Е.Н.Моисеев һәм Казан шәһәренең Идел буе районы җәмәгать судьясы, РФ Судьялар советы әгъзасы Р.К.Алматаев катнашты.
Әңгәмә барышында икътисадый кризис вакытында җәмәгать судьялары аппаратын матди-техник һәм финанс яктан тәэмин итү киеренкелеге артты дип билгеләделәр Судьялар советы әгъзалары. Татарстан Республикасы Судьялар советы материалларны һәм өстәмә мәгълүматларны өйрәнгәннән соң фикер алыша торган мәсьәлә буенча катгый карар кабул итәчәк.
Аннан соң Татарстан Республикасы Судьялар советы әгъзалары: ТР Югары суды рәисе урынбасары И.И.Гыйляҗев, Зеленодольск шәһәр суды рәисе А.Н.Ковальчук и Р.К.Алматаев катнашучыларны Мәскәүдә узган РФ Судьялар советы утырышы белән таныштырдылар.
 
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International