Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов сессиядә ике закон проекты тәкъдим итте

2009 елның 29 мае, җомга
Кичә Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов дүртенче чыгарылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышында катнашты. Анда ул беренче укылышта чыгымнар, милек һәм милек характерындагы бурычлар турында мәгълүматларны бирү тәртибен билгеләү өлешендә федераль законнарның үзгәргән таләпләре нигезендә республика законын китерү максатларында эшләнгән “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законының 17 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын тәкъдим итте.
Аерым алганда, Берләшкән Милләтләр Оешмасының коррупциягә каршы 2003 елның 31 октябрендәге Конвенциясен һәм коррупция өчен җинаять җаваплылыгы турында 1999 елның 27 гыйнварындагы Конвенцияне ратификацияләү һәм “Коррупциягә каршы көрәш турында” Федераль законны кабул итү белән Россия Федерациясенең аерым законы актына үзгәрешләр кертү хакында” 25.12.2008 елдагы 280-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә “Россия Федерациясенең дәүләт граждан хезмәте турында” 27.07.2004 елдагы 79-ФЗ номерлы Федераль законга чыгымнар, милек һәм милек характерындагы бурычлар турында мәгълүматларны бирү тәртибен билгеләүгә кагылышлы үзгәрешләр кертелде.
Беренче укылышта “Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты кабул ителде. Ул тиешле еллар эшләгән өчен муниципаль хезмәткәрләрне пенсия белән тәэмин итү өлешендә гарантияләрне карый. 2009 елга закон проектын гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы бюджеты турында законда 4,5 млн. сумга якын акча каралган.
      
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Матбугат үзәге
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International