Хөкүмәт Гомум россия халык санын алу өчен мәсьәләләр исемлеген киңәйтә
2009 елның 30 мае, шимбә
Россия хакимияте халык турында күбрәк белергә тели. REGNUM Новости мәгълүмат агентлыгы корреспонденты хәбәр итүенчә, 28 майда “Гомум россия халык санын алу турында” федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” закон проектын хөкүмәт РФ Дәүләт Думасына кертте. Аерым алганда, сан алу кәгазъләрендә булган халыклар турында мәгълүматлар исемлеген миграция турында мәгълүматлар белән тулыландыру күздә тотыла. Аннан тыш, хөкүмәт сорау алучыларның белем дәрәҗәләренә, туганлык мөнәсәбәтләренә һәм эш белән мәшгуль булуларына кагылучы мәсьәләләрне белешергә, шулай ук “йорт хуҗалыгы” аңлатмасын кертергә кирәк дип саный.
Гомум россия халык санын алуны үткәрүгә җаваплы башкарма хакимиятнең федераль органы тарафыннан сан алу кәгазьләрен тутыру юлларыннан бәйсез рәвештә сан алу кәгазьләрендә булган мәгълүматларның конфиденциальлеге тәэмин ителә һәм алар Дәүләт Думасына кертелгән закон проектына аңлатма язуда билгеләнә.
Закон проектын кабул итү Гомум россия халык санын алу нәтиҗәләрен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Хөкүмәттә сан алу максатлары илнең халкы турында сан алу вакыты аралыгында халыкның исәбен алу, шулай ук төрле дәрәҗәдәге бюджетлар формалашу һәм социаль-икътисадый программаларны эшләү өчен нигез булып торган тулы һәм ышанычлы рәсми статистик мәгълүматлар формалашуга туры килә дип билгелиләр.
Закон проектын кабул итү кирәклеге 2002 елның Гомум россия халык санын алу тәҗрибәсеннән, әлеге өлкәдә иҗтимагый мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу җитәрлек дәрәҗәдә булмаудан, шулай ук халык санын алуга карата федераль законнарның, БМО принциплары һәм тәкъдимнәренең үзгәрешләреннән чыгып билгеләнде дип билгелиләр хөкүмәттә. Киләсе Гомум россия халык санын алу 2010 елда узачак.